«Гаилә кыйммәтләре сандыгы» танып белү-уен программасы (6+)

8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре Гренада паркында балалар өчен «Гаилә кыйммәтләре сандыгы» дигән танып белү-уен программасы уздырды.

IMG_9121
IMG-20250708-WA0018
IMG-20250708-WA0023

Бу көнне без якыннарга һәм яраткан кешеләргә матур сүзләр әйтәбез. Балалар мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашкадан табышмаклар язылган таҗларны өзеп алды һәм аларны чиште. «Хыялдагы йортны төзе», «Күңелле рәссам» уеннарында бик теләп катнашты, Анда командалар ярышында үз якыннары рәсемнәрен ясады. «Әбиемә дарулар» уенында исә тизлеккә даруларны илттеләр, пазллар җыйдылар, кул чабып, үз туганнары өчен яхшы сүзләрне ачыкладылар. Балалар балалар китапларын карады һәм ата-аналары белән китапханәгә чакыру алды. Катнашучылар вакытларын күңелл һәм файдалы итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: