«Мәхәббәт һәм сүз тугрылыгы турында» акция-котлау (6+)

8 июльдә Россиядә гаҗәеп бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. Бу элек-электән Россиядә гаилә һәм никахны яклаучылар буларак хөрмәт ителүче Правовласия изгеләре, ир белән хатын Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көне. 

14 фил. 1
14 фил. 2
14 фил. 3
14 фил. 4
14 нче санлы китапханәдә әлеге бәйрәм уңаеннан «Мәхәббәт һәм сүз тугрылыгы турында» акция-котлау узды. Китапханәчеләр укучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, кеше тормышында гаиләнең әһәмияте, балалар өчен әти һәм әнинең роле, әби һәм бабайларга хөрмәт һәм мәхәббәт турында сөйләде. Акциянең һәр катнашучысына матур теләкләр белән ромашкалар бүләк иттеләр. Нәкъ менә шушы үзәге сары ап-ак чәчәк Русиядә мәхәббәт символы булып санала. Теләге булганнар символик кәгазь йөрәкләрдән импровизацияләнгән коллаж төзеде һәм бик теләп «Без бергә бәхетле» дигән фотосессиядә катнашты. Әлеге акция гаилә кыйммәтләрен саклауның кирәклеге һәм мөһимлеге турында искә төшерү булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: