«Гаиләм укый – мин дә укыйм» уен программасы (0+)

8 июльдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләм укый – мин дә укыйм» дигән уен программасы узды. 

IMG-20250703-WA0016
IMG-20250703-WA0047
IMG-20250707-WA0035
IMG20250707111939
IMG20250707113225
IMG20250708111152

Чара кунаклары әлеге үзенчәлекле көннең тарихы һәм гореф-гадәтләренә кереп чумды. Балалар һәм өлкәннәр өчен «Күңелле эстафета», «Кем тизрәк» дигән күңелле хәрәкәтчән уеннар, гаилә кыйммәтләренә һәм татулыкка багышланган бәйгеләр әзерләнгән иде. «Әкияти гаиләләр» викторинасында катнашучылар яраткан балачак вакыйгаларын, әкият персонажларын һәм танылган китап геройларын искә төшерде.
Иҗади бирем үзенчәлекле мизгел булды: һәр катнашучы матур чәчәк таҗында үзенең якыннарына теләкләрен язды яки уртак бәйрәмнәр, эшләр һәм мавыгулар белән бәйле җылы истәлекләре белән уртаклашты. 
Чараның барлык катнашучылары зур теләк белән «Трям! Здравствуйте!» дигән яхшылык, юмор һәм матур музыкаль номерлар белән тулы мультфильмны карады. Аның барышында күп кенә балалар һәм өлкәннәр бик шатланып таныш җыр сүзләрен ияреп җырлады. 

Шулай ук кунаклар игътибарына «Гаилә белән китап киштәсе янында» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда бергәләп гаилә белән уку өчен илебез һәм чит ил әдәбиятының иң яхшы әсәрләре җыелган иде. 
Бу көн барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте һәм үз якыннарыңны саклау һәм кадерен белүнең никадәр мөһимлеген искә төшерде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: