«Океан әкияте» интерактив уен (0+)

3 июльдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Океан әкияте» дигән интерактив уен үткәрелде, ул балаларны тылсымлы су асты дөньясына чумдырды. 

IMG-20250703-WA0039
IMG-20250703-WA0043
IMG20250703114133
IMG20250703115732
IMG20250703115840
Яшь рәссамнар илһамланып төсле карандашлар белән буяп, диңгездә яшәүче җан ияләрен — балыклар, акулалар, пиранияләр һәм сигезаякларны ясады. Шуннан соң, виртуаль дивар һәм тылсымлы тартма ярдәмендә, алар үзләре тудырган балыкларны иксез-чиксез океанга «җибәрде».
Бик дулкынланып, балалар үзләре ясаган диңгез җан ияләренең җанлануын, үсүен һәм зуррак, матуррак була баруын күзәтте. Виртуаль дивар аларга, уенны океан тирәнлекләре буйлап танып белү сәяхәтенә әйләндереп. һәр диңгез җәнлеге турында кызыклы фактларны белергә ярдәм итте. 
Бу көн катнашучыларга иҗаттан ләззәт һәм диңгез төбенең серле дөньясы турында яңа белемнәр бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: