«Маленький принц»ка кунакка» кычкырып укулар (12+)

3 июльдә 3 нче санлы китапханә балаларны Антуан де Сент-Экзюпериның 125 еллыгына һәм аның үлмәс «Маленький принц» әкиятенә багышланган мавыктыргыч чарага чакырды.

3ф. Громкие чтения «В гости к «Маленькому принцу»(12 ). (2)
3ф. Громкие чтения «В гости к «Маленькому принцу»(12 ). (3)
3ф. Громкие чтения «В гости к «Маленькому принцу»(12 ).
Чара китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Очрашуда катнашучылар зирәк уйлар һәм дулкынландыргыч образларга бай Антуан де Сент-Экзюпериның тылсымлы дөньясына кереп чумды, бөек язучының тормышы һәм иҗаты, аның авиация белән мавыгуы һәм фаҗигале язмышы турында белде. Укучылар «Маленький принц»тан мәңгелек кыйммәтләр – дуслык, мәхәббәт һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итүче дулкынландыргыч мизгелләрне тыңлады, әкияттәге зирәк гыйбарәләр турында фикер алышты. Чара «Маленький принц» әкиятеннән күңелләренә хуш килгән өзекләрне кычкырып уку белән дәвам итте. Укылган юллар баланың күзаллавын уята,хәтердә кала һәм еллар узган саен үсентеләр җибәрә. 
бөек язучының иҗатына яңача күз ташларга мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: