«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

2 июльдә шәһәр үзәк китапханәсенең җәйге уку залында балалар һәм ата-аналар өчен укуны, уеннарны һәм иҗатны берләштергән мавыктыргыч программа узды. 
Чара «Җәнлекләр һәм кошлар китап битләрендә» дигән уен турнирыннан башланды, анда катнашучылар табигать дөньясы буйлап гаҗәеп сәяхәткә кузгалды. Балалар һәм өлкәннәр хайваннар турында китаплар белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде, табигатькә һәм укуга мәхәббәтләрен үстереп, күңелле уеннарда катнашты.

а5
а3
а2
а4
а1
а11
Өстәл уеннары яратучылар өчен «Уенчылар клубы җыябыз» дигән уеннар мәйданчыгы эшләде, анда дуслар белән җыелышып, буш вакытны мавыктыргыч уеннар артында уздырырга мөмкин булды. Катнашучыдар азарт белән ярышты, тапкырлыкларын күрсәтте һәм дустанә аралашты. 
«Журналлар: иң танылган һәм кызыклылар!» дигән вакытлы матбугат басмаларына күргәзмә-күзәтү зур кызыксыну уятты. Чара кунаклары популяр журналлар, аларның сәхифәләре турында белде һәм үзләре өчен күп кенә мавыктыргыч һәм файдалы контент тапты. 
«Урамда көтелмәгән нәрсәләр күп» уен-кисәтүе программаның иң мөһим һәм файдалы блогы булды, анда интерактив формада балалар һәм өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен искә төшерде һәм хәтта белемнәрне ныгытырга ярдәм итүче әкият геройларын очратты. 
Иҗат сөючеләр «Идеяләрдән салават күпере» китап күргәзмәсеннән илһам алды, анда кул эшләре буенча журналлар тәкъдим ителде. Катнашучылар кул эшләнмәләре ясау өчен яңа идеяләр тапты, техникалар буенча фикер алышты һәм үз уй-ниятләре белән уртаклашты. 
Китап сөючеләр өчен «Ал! Укы! Кара!» дигән буккроссинг мәйданчыгы эшләде, анда һәркем яңа кызыклы китап таба һәм үзенеке белән алыштыра алды. 
Чара күңелле һәм файдалы үтте, кунакларга яңа белемнәр генә түгел, ә бик күп уңай хис-кичерешләр дә бүләк итте. 
#ЛетовТатарстане 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: