«Китаплар илендә» танып белү-уен программасы (6+)

26 июньдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Китаплар илендә» дигән танып белү-уен программасы үткәрде.
Яшь кунаклар, «Китаплар дөньясында», «Яраткан әсәрләр геройлары» һәм «Кечкенә принц»ка багышланган өч викторинада катнашып, үз белемнәрен күрсәтте.  

вкнижнойстране1
вкнижнойстране2
вкнижнойстране3
вкнижнойстране6

Күңел күтәренкелеген һәм активлыкны югалтмас өчен, интеллектуаль ярышлар арасында күңелле һәм дәртле физкульминутлар үткәрелде.
Чара азагында балалар «Ничуть не страшно» дигән анимацион фильм карады. Чара балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Китапханәдә яңа очрашуларда көтеп калабыз!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: