«Җиңүләр тарихлары» күргәзмәсе ачылу (6+)

27 июньдә 16:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Ирек Массаровның күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Ирек Наил улы – уникаль рәссам, аның картиналары төсле шариклы һәм гельле ручкалар кулланып ясалган. 
Экспозициядә ул тарихи пландагы сюжетлы композицияләрен тәкъдим итте: Казан ханлыгы тарихы, революция, Бөек Ватан сугышы тарихы, КАМАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше темасы. Шулай ук хәзерге заман геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар портретлары. 
Моннан кала Ирек Массаров күләмле фигуралар ясый, анда төрле материаллар куллана. Шулай итеп, аның хәрби тематикага композицияләре барлыкка килә. 
Күргәзмәдә 50 графика һәм скульптура әсәрләре тәкъдим ителә.

Теләге булганнарны вернисаж ачылуга чакырабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: