«Хәтер уты, ян» патриотлык сәгате (6+)

24 июнь көнне 16 нчы санлы китапханәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер уты, ян» дигән патриотлык сәгате узды. Хәтер һәм кайгы көне – безгә сугышта һәлак булганнар, шул кырыс елларда Ватаныбызны үз гомере бәрабәренә саклаганнар турында искә төшерүче көн. Очрашу башында китапханәче ничек итеп илебез халкының сугыш башлану турында хәбәр алуы, шул көннең – 1941 елның 22 июненең беренче сәгатьләре турында белде. Алга таба балалар Брест кирмәне һәм аны геройларча саклап көрәшүчеләр: якташыбыз майор П.М. Гаврилов, лейтенант А.М. Кижеватов, полк комиссары Е.М. Фомин, иң яшь сугышчы Петр Клып, санитар кыз Валя Зенкиналар турында белде. Чара барышында балалар Брестны саклаучылар турында китаплар белән танышты, зур кызыксыну белән С. Смирновның «Герой балалар», «Майор батырлыгы» китапларыннан өзекләрне тыңлады, «Брест кирмәне» нәфис фильмыннан өзекләр һәм сугышның беренче көне кинохроникасы кадрларын карады. Чара азагында яшь укучылар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыды. 

1750768232283
1750768232306
1750768232326
1750768232368

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: