«Сәламәтлек» планетасында маҗаралар» танып белү программасы (6+)

24 июньдә 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Сәламәтлек» планетасында маҗаралар» дигән танып белү программасы узды. «Сәламәтлек» планетасына мавыктыргыч һәм танып белү әкияти сәяхәтенә балаларны Патша кызы Гигиена  чакырды. Сәяхәткә рус халык әкиятләре герое Убырлы Карчык комачауламакчы булды. Күңелле музыка астында, балалар янына себеркесенә атланып килеп кереп, ул аларны үзенең табышмаклары, төрле биремнәре белән куркытырга җыенды.  Катнашучылар аның барлык сынауларын җиңеп чыкты. Шул вакыт Убырлы Карчык үзенең иптәш кызын – Шапшак апаны чакырды. Таушалган кыяфәтле апа пәйда булды һәм балаларга дөрес булмаган зарарлы киңәшләрен бирә башлады. Әмма Патша кызы Гигиена укучылар белән бергә аны чиста, пөхтә булырга, дөрес итеп чәч тарарга, тешләрне юарга һ.б. өйрәтте, бу эштә булышырлык китаплар белән таныштырды.  Убырлы Карчык һәм аның иптәш кызы Шапшак апаның комачау итүләренә карамастан, балалар «Сәламәтлек» планетасына барып җитә алды. 

20250624_100655
20250624_112834

Катнашучылар яхшы кәеф һәм сәламәт тормыш рәвеше турында  бик күп файдалы мәгълүматлар алды. Алар сәламәтлекнең кеше тормышында иң зур байлык икәнлеген аңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: