«Тарих сезнең бөек батырлыкны саклый» Хәтер һәм кайгы көне (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен Хәтер һәм кайгы көне уздырды. Чара башында балаларны экраннан Кечкенә принц – Антуан де Сент-Экзюпериның әдәби әкиятендәге төп герой каршы алды. Француз язучысы, 1944 елда фашистларга каршы һава сугышында геройларча һәлак булган очучы үзенең китабында әйләнә-тирә дөньяга балалар күзлегеннән карарга, аның дөньясын, күңелен аңларга тырышырга, аңа һәлак булмас өчен ярдәм итәргә чакыра. «Мин тумышым белән балачактан» – ди үзе турында Антуан де Сент-Экзюпери. Һәр кеше үз турында шулай дип искә ала алсын иде. Балачак сугыш белән аталырга тиеш түгел, ә Бөек Ватан сугышы вакытында балачакны яндырганнар, атканнар, бомба, пуля, ачлык белән үтергәннәр. Бу көнне балалар сугышның бар дәһшәте, Ленинград блокадасы, Мәскәү, Сталинград өчен сугышлар, совет солдатының геройлыгы һәм үз-үзен корбан итүе турында белде. Китапханәчеләр өлкәннәр белән бер сафта күптән көтелгән җиңүне койган малайлар һәм кызлар, аларның элемтәчеләр, радистлар булулары, разведкага йөрүләре, сугыш йөкләмәләре үтәүләре турында сөйләде. Меңләгән балалар орден-медальләр белән бүләкләнә. Яшь патриотларның күбесе дошманга каршы көрәштә һәлак була. Бу Зина Портнова, Марат Казей, Лёня Голиков һ.б.. Сугыш турында шигырьләр, җырлар, хикәяләр балаларга безнең тормышта бу хәлләрең башка кабатланмаска тиешлеген аңларга ярдәм итте. Чара азагында фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

 

1
2
3
4
5
6

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: