Хәтер велоузышы: 250 кеше, бер максат

Бүген иртән Чаллыда Хәтер һәм кайгы көненә «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыятенең яшьләр советы тарафыннан оештырылган велоузыш үтте.
Маршруты: «Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга» мемориалы каршында старт алынды — финиш «Хәтер шәме» акциясе һәм чәчәкләр салу белән бергә «Ватан-ана» каршында булды. 

Колоннаны велоспорт чемпионы, «Джиро д’Италия» һәм «Тур де Франс» этаплары җиңүчесе Илнур Зәкәрин җитәкләде. Чәчәкләр салу алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. 
Катнашучылар — 250 дән артык кеше: Чаллының Шәһәр советы депутатлары, «КАМАЗ» ГАҖ тармаклары җитәкчеләре һәм эшчеләре, студентлар, хәрбиләр һәм хәтта китапханәдән хезмәттәшебез бар иде! 

CWFohWHCCaquolYGSiQ_tf93ZllICE0x8y5b-USDQ4Bcb5GvhliwwglFRZD2oGw6VKMG3eO8NkUC9x8i_JZOYa3s
IMG_20250622_131918
IMG_20250622_132029
IMG_20250622_132223
SY-eSKH21aexVdZ21mq2fR6N78TGKzqwrCS3NDoWS0Ue1O2uoC5XcU1crDL0YbxW-WgMK7uTTY6_s7kK9ecakarf

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: