«Сугыш шулай башланды» хәтер сәгате (6+)

Һәр буын үткәннәр алдында җаваплы — тыныч киләчәк өчен үз гомерләрен биргәннәрне хәтердә сакларга тиеш. 17 нче санлы китапханә укучылары өчен Боровецк бульварындагы һәйкәл каршында Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган  «Сугыш шулай башланды» дигән хәтер сәгате узды.  

17ф. Так начиналась война
17ф. Так начиналась война1
17ф. Так начиналась война2

Алып баручылар катнашучыларга фашист гаскәрләренең хыянәтчел һөҗүме, озакка сузылган һәм авыр сугыш еллары, өлкәннәр белән бер сафта үлем белән йөзгә-йөз очрашкан һәм батырлык, ныклыккүрсәткән балалар турында сөйләде. Чаралар вакытында Сергей Михалковның әлеге фаҗигале вакыйгага багышланган  «Рано утром на рассвете…», «Нет войны» шигырьләре яңгырады. Балалар өлкәннәр белән бергә һәйкәлгә чәчәкләр салды әм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. 
Нәтиҗәләр ясап, тарихи хәтерне сакларга, туган илне яратырга һәм ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган дөньяның кадере белергә кирәклеге турында ассызыклап үттеләр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: