«Сәламәт буын – Россииянең байлыгы» сәламәтлек дәресе (12+)

20 июньдә 23 нче санлы китапханәдә «Сәламәт буын – Россииянең байлыгы» дигән сәламәтлек дәресе узды.

23ф. Урок здоровья «Здоровое поколение – богатство России»…….
23ф. Урок здоровья «Здоровое поколение – богатство России»…
23ф. Урок здоровья «Здоровое поколение – богатство России»

Чара барышында кеше сәламәтлегенә йогынты ясаучы факторлар, сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту ысуллары турында сөйләшү алып барылды. Китапханәче балаларга сәламәтлекнең кыйммәте һәм хәзерге заман кешесе өчен сәламәт тормыш рәвешенең әһәмияте, үз сәламәтлегеңә җаваплы карарга кирәклеге турында искә төшерде. Шулай ук балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү һәм каркотик матдәләр куллану кебек зарарлы гадәтләр турында сөйләделәр, аларның кеше оргиназмына зыян китерүе турында искә төшерделәр. Фикер алышу барышында барлык катнашучылар аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыклады – характерның нык булмавы, өлкәнрәк булып күренү теләге яки гади кызыксыну. Килеп чыккан хәлләрдән чыгу юлларын табарга тырыштылар. Катнашучыларга тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында видеороликлар күрсәтелде. Чарада катнашучылар үз сәламәтлегеңне саклау, никадәр озаграк актив булып калырга мөмкин булу серләре турында белде, «Витаминнар», «Файдалы һәм зарарлы ризыклар» уеннарын уйнады; «Сәламәтлек өчен күнегүләр» дигән электрон презентация карады.
Чара азагында китапханәче «Сәламәтлек иле» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: