«41 нең июнендә…» хәтер көне (6+)

19 июньдә микрорайон мәйданчыгында һәм Гренада паркында 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «41 нең июнендә…» дигән хәтер көне уздырды. Чара ел саен 22 июньдә Туган илебез иреге һәм бәйсезлег өчен канлы сугыш кырларыннан кайта алмаганнар турында Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелүче Ватаныбыз тарихының иң кайгылы вакыйгасына багышланды. Балалар Бөек Ватан сугышының беренче көннәре, беренче һөҗүмгә дучар булган Брест кирмәнен саклаучылар, шулай ук фронтта балаларның кыюлыгы турында белде. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын аңларга һәм Җиңүнең бәясен тоярга ярдәм итүче китапларга күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар «Мин сугыш турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» пазлын җыйды.

IMG_20250618_121847
IMG_20250619_134640
IMG-20250619-WA0014
IMG-20250619-WA0017(1)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: