УКЫРГА ВАКЫТ!

Шәһәр үзәк китапханәсендә Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырылган «Укырга вакыт!» китап фестивале үтте. 
Үзәк китапханә каршындагы мәйданчыкта үзгәрешләр барлыкка килде: матур чатырлар, зонтиклар урнаштырылды, күңелле көйләр яңгырап торды. Балалар шаян клоуннар белән очрашуга һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган мавыктыргыч уеннарга, мастер-классларга, өстәл уеннарына бик шат булды. 
Фестиваль бәйрәмчә һәм тантаналы рәвештә ачылды. Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Венера Гайнуллинаның чыгышлары «Китап җиле» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү белән үрелеп барды. Бәйгедә 7 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 121 кеше катнашты. Чаллы, Тукай районы, Түбән Камада яшәүче катнашучылар бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңүче булды.

Тамашачылар алдында «Энергетик» мәдәният сарае артистлары Зәкиева Динара, Гафиятуллина Илсөяр, Закиров Илгиз, Марсилия, шулай ук автор-башкаручы Риана һәм яшь җырчы Милана Трофимова чыгыш ясады. 

20250617_115303
5
99
photo_5370756870668676940_y
photo_5370793326351089756_y
photo_5370793326351089772_y
photo_5370793326351089781_y
photo_5370793326351089873_y
photo_5370793326351089903_y
1

Фестивальнең иң онытылмас мизгелләренең берсе геройлар парады булды. Өлкәннәр һәм балалар яраткан китап персонажлары булып киенде, парад күңелле бию флешмобы белән тәмамланды. Катнашучылар китап геройлары белән фотога төшә алды. 
Фестивальдә танылган язучылар белән очрашулар узды, алар арасында Вера әмидуллина, Евгения Перлова, Фәүзия Солтан, Тәлгать Галиуллин һәм Зифа Кадыровалар бар иде. Фестивальне ачу тантанасына кунак буларак Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин һәм РФ һәм РТ язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин чакырылды.
Чаллы язучысы һәм шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге, Россия язучылар берлеге һәм XXI гасыр язучылары берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина белән очрашу аеруча игътибарны җәлеп итте. Вера Хәмидуллина үзенең китаплары турында сөйләде, балаларга табышмаклар әйтте, күңелле шигырьләр укыды һәм китаплар бүләк итте. 
Фестивальнең тагын бер кунагы – Екатеринбургтан балалар язучысы, «Балалар язучылары берлеге» әгъзасы  Евгения Перлова. Ул тамашачыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, һәр балага автографлы китабын алу мөмкинлеге тудырып, мастер-класслар һәм интерактив уеннар үткәрде.

Шигърият сөючеләрне Казан шагыйрәсе һәм әдәби тәнкыйтьче, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Солтан һәм халык язучысы Тәлгать Галиуллин белән очрашулар көтте. 
Бәйрәм көне популяр татар язучы Зифа Кадырова белән очрашу белән тәмамланды.
Чаллы курчак театры артистлары фестивальнең яшь кунаклары өчен, курчакны йөртү осталыклары, сәхнә сөйләме һәм хәрәкәтләре белән таныштырып, тылсымлы курчаклар дөньясына танып белү экскурсы үткәрде.
Фестивальдә «Иначе говоря» һәм «Рәхмәт» китап кибетләре катнашты, шулай ук китапханәдәге яңа китаплардан күргәзмәләр һәм буккроссинг өчен мәйданчык оештырылды.
Бу көн китап сөючеләр өчен матур, кызыклы һәм файдалы үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: