КИТАПХАНӘЧЕЛӘР ИКЕЛӘТӘ БӘЙРӘМНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТТЕ!

28 майда китапханәләр хезмәткәрләре җылы һәм бәйрәм рухында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.  Һәр хезмәткәр өчен бу көн үзенчәлекле булды, чөнки нәкъ менә анда тарих, казанышлар һәм яраткан һөнәрнең киләчәктә үсеше берләште. 
Бөйрәм рухы җылылык һәм рәхмәт хисе, шатлык һәм үткән юл өчен горурлык хисе белән тулыланды. Сәхнәдә ихлас котлау сүзләре һәм һәр хезмәткәргә юлланган иң изге теләкләр яңгырады.  
Башкарма комитеттан китапханәчеләрне мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев котлады. Ул коллективка 100 мең сумлык сертификат һәм алдынгы хезмәткәрләргә шәһәр бүләкләрен тапшырды. 

IMG_0843
IMG_0828
IMG_0825
IMG_0853
IMG_0857
IMG_0860
IMG_0867
IMG_0870
IMG_0882
IMG_0904
IMG_0930
IMG_0956
IMG_0960
IMG_0961
IMG_0990
IMG_0994
IMG_1002
IMG_1010
IMG_1061
IMG_1064
IMG_1066
IMG_1069
IMG_1076
IMG_1082
IMG_1095
IMG_1105
IMG_1114
IMG_1126
IMG_1135
IMG_1146
IMG_1156
8kb9zRmoXns
jiEKwrJiF9w
mjl0XO8nMUM
MLNcBNXTKnM
pm4IniuHGtw
D9sZDVhvQfQ

Бәйрәм рәсми чаралар белән генә чикләнмәде — ул салмак кына чын маҗарага әйләнде. Профсоюз комитеты тарафыннан махсус оештырылган Казанга сәяхәт бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасына бару төп вакыйга булды, анда хезмәткәрләр «Тормышмы бу?…/И это жизнь?…» спектаклен тамаша кыла алды. Әлеге театраль куелыш югары дәрәҗәдәге башкарылуы белән һәркемдә онытылмас хис-кичерешләр калдырды.
Китапханәләр көнен һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының юбилеен бәйрәм итү кысаларында театр тарафыннан оештырылган мәһабәт Г.Камал бинасы буйлап экскурсия онытылмас хис-кичерешләр калдырды. Һәр катнашучы нәзакәтле матурлык дөньясына кереп чума, бинаның гүзәл архитектурасы һәм интерьерларның зиннәтлегенә соклана алды.  
«ҮКС» МБУ хезмәткәрләре исеменнән директор В.М.Гайнуллина һәм Беренчел профсоюз оешмасының профком рәисе Р.Д.Салихова театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Газинур улы Зәйниевка һәм театрның бар коллективына бушлай үткәргән бик күркәм экскурсия өчен рәхмәт белдерә. Бу мәдәният һәм илһам дөньясына кереп чуму өчен гаҗәеп бер мөмкинлек булды!

#библиотекичленов #культурныечелны #профсоюз

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: