«Китапханә дусларын көтә» ачык ишекләр көне (0+)

22 май көнне 23 нче санлы китапханәдә «Китапханә дусларын көтә» дигән ачык ишекләр көне үтте.

333
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей. (3)
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей. (6)
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей. (8)
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей. (9)
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей. (10)
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей. (11)
23ф.День открытых дверей.Библиотека собирает друзей.

Китапханәнең уку залында «Китапханәдә күңелле сәгать» уен чарасы оештырылды, анда катнашучылар өстәл уеннары артында вакытларын күңелле итеп үткәрә алды. Яшь укучылар өчен «Китап ярдәмчесе» дигән китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс уздырылды. Өлкәннәр бүлегендә укучылар өчен «Укырга китаплар әзер!» китапханә бары – иң кызыклы китаплар күргәзмәсе әзерләнде.
Бу көнне һәр укучы «Укучы кафедра артында» фотосессиясендә үзен китапханәче ролендә сынап карады.
Көн чараларга бай һәм кызыклы үтте. Һәр укучы күтәренке кәеф белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: