«Әкият манарасына һөҗүм» әдәби мини-квест (6+)

22 майда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын 3 этаптан торган уенда катнашырга чакырды. 
Беренче этап – әдәби мини-квестта балалар, төрле әкияти киртәләрне җиңеп чыгып, максатка барып җитте: хат ташучы Печкинның телеграммаларын тикшерделәр, «Әкияти буталчык»ны сүттеләр һ.б. Уенның икенче этабында балалар «Әдәби лото» уйнады, ә өченче этапта «Әкияти табышлар бюросы»нда булды, анда әкият геройлары югалткан әйберләр үз хуҗаларын тапты. 

10ф. Литературный мини-квест «Штурм Сказочной башни». Расплетаем «Сказочную путаницу»
10ф. Литературный мини-квест «Штурм Сказочной башни». Командная работа
10ф. Литературный мини-квест «Штурм Сказочной башни»

Әкияткә сәяхәт тәмам, әмма әкият һәрвакыт укучысы белән кала, бары тик китапханәдән китапны барып алырга, аны ачарга һәм укырга кирәк.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: