«Китап артыннан куып» квесты (6+)

22 май көнне 17 нче санлы китапханәдә «Китап артыннан куып» дигән квест узды. Чара барышында укучылар яраткан китаплар битләре буйлап сәяхәткә кузгалды, анда һәр тукталыш – ул яңа башваткыч. Кунакларны Убырлы Карчык каршы алды, әкияти табышмаклар әйтте, саф һавада бергәләп күңелле уеннар уйнадылар. Барлык станцияләрне үткәндә балалар әкият геройларын искә төшерде, яңа китаплар һәм авторлар белән танышты, Убырлы Карчыкның тылсымлы кәрҗине серләрен ачты, китапларда яшерен сүзләрне тапты. Балалар бик шатланып «Көйне таны» музыкаль уенын уйнады. Уен азагында укучылар зирәклек серен ачты: акыл һәм белемнәр – китапларда!

11
17 ф. Впогоне за книгой
17ф. В погоне за книгой
17ф. В погоне
В погоне за книгой

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: