«Китапханәләр көне – барысы өчен дә бәйрәм» китапханә ишегалды (6+)

«Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында 22 май көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Китапханәләр көне – барысы өчен дә бәйрәм» дигән китапханә ишегалды оештырды. Бу көн шулай ук 27 майда билгеләп үтелүче Гомумроссия китапханәләр көненә багышланды. Чарага килүчеләрнең игътибарын матур төсле шарлар белән бизәлгән һәм «Үзең укыгач, башкаларга тапшыр» китап алмашу өчен тәкъдим ителгән китаплар белән мәйданчык җәлеп итте. Китапханәче чыгышыннан катнашучылар китапханәләр тарихыннан кызыклы фактлар белән танышты һәм үз тормышларында китапларның роле турында үз фикерләрен әйтте. Балалар һәм өлкәннәр «Әдәбият белгечләре» дигән әдәби-интеллектуаль викторинада актив катнашты, бәйгеләр, уеннар алар өчен файдалы һәм кызыклы үтте. Алга таба кунаклар китапханә фондына кайткан  яңа китаплар вакытлы матбугат басмалары белән таныша алды. Теләге булганнар шунда ук китапханәгә языла һәм өйдә уку өчен үзләренә ошаган китапны ала алды. 

22 мая День библиотек
22 мая

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: