«Гаҗәеп ил – Китапханә» ачык ишекләр көне (0+)

Ел саен 27 майда илебездә Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм. Гасырдан гасырларга китапханәче иҗтимагый тормышта мөһим урын алып торган һәм тора, чөнки ул мәдәният өлкәсендә эшли.  
Әлеге бәйрәм якынлашканда китапханәдә Ачык ишекләр көне узды. На мероприятии «Без китапханәләр һәм китап турында нәрсә беләбез» чарасында балалар Китапханә исемле гаҗәеп илгә сәяхәткә юл тотты. Алар элек китапханәләрне «Акыл йорты» һәм «Күңел өчен даруханә» дип атаулары турында белде. Китапханәче патша Ассирия Ашшурбанипалның балчык китаплар сакланучы иң борынгы китапханәсе турында сөйләде. Балалар дөньядагы иң зур һәм иң кечкенә китапханәләр турында видеороликлар карады. 

5
1.
2.
3.
4.

Китапханә – ул, чыннан да, искиткеч ил, анда никадәр кызыклы китаплар саклана! Гигант-китаплар һәм лилипут-китаплар турында сөйләү нәни кунакларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Гиннесныж рекордлар китабына кертелгән, дөньядагы иң кечкенә китапны россия рәссамы Владимир Анискин әзерләгән икән. В. Анискин үзенең китабын мәк бөртегенең ике кисәгендә урнаштырган. Уеннарсыз да булмады. Бәйрәмнең кунагы Убырлы Карчык белән бергә балалар викторина, бәйге, уеннарда катнашты, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады һәм биеде. «Китап нәрсә ярата?» танып белү уенында балалар китапны сакчыл куллана белүләрен күрсәтте. 
Шулай ук бу көнне иң актив укучылар «Китапханәне котла!» фотоакциясенә кушылды.  Менә 45 ел инде 14 нче санлы китапханә укучылар алдында ишекләрен ача. Буыннан-буынга кешеләр күптөрле китаплар дөньясына кереп чуму һәм уку яки эш, күңел яки  иҗат өчен ошаган китапны сайлап алу өчен монда килә, Балалар, чын флешмоб оештырып, үзенчәлекле итеп котлады. Акция укучыларда һәм китапханә хезмәткәрләрендә уңай хис-кичерешләр һәм бәйрәм алды атмочсферасы тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: