Китапханәдә Ачык ишекләр көне (0+).

22 май көнне Китапханәләр көнен бәйрәм итү кысаларында 3 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне узды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Гаҗәеп ил – китапханә» экскурсиясе үткәрелде. Нәниләр кызыклы формада китап киштәләре арасында сәяхәт итте, китапханәләрнең эше, үз-үзеңне тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты. Китапның нәрсәләрдән торуы, тышлыкларның нинди булулары, китап кыстыргычының нәрсә өчен кирәк булуы һәм китапның безгә ничек килеп җитүе турында белде. Китапханәче аларны бүлекләр белән таныштырды, ничек итеп китапханә укучысы булырга икәнлеге турында сөйләде. Алга таба балалар танып белү уеннарында, күңелле бәйгеләрдә һәм интерактив викториналарда катнашты.

3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ). (2)
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ). (3)
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ). (6)
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ). (7)
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ).
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ). (5)
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ). (4)
3ф. День открытых дверей «Библиотечная книговерть» (0 ).м
Китап һәм уку сөючеләр өчен «Мәрхәмәтле кулларга китап» дигән китап алмашу почмагы эшләде. Абонементта китапханәчеләр «Яңа китапларга дегустация» дигән китап күргәзмәсендәге яңа китапларга күзәтү ясады. Бу көн мавыктыргыч программасы белән бай һәм онытылмас булды.у куның әһәмиятен искә төшерүче матур лозунглар  белән фотозона оештырылды. 15/ХХ йорты ишегалдында «Китапханәгә юлны күрсәт» дигән акция үтте, анда ЗЯБ бистәсенең төрле яшьтәге кешеләре катнашты. Бәйрәмне тәмамлап, китапханәчеләр төрле акция һәм бәйгеләрдә үзләрен күрсәткән  китапханәнең иң яхшы укучыларына бүләкләр тапшырды. 

Без укучыларыбыздан бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар ишеттек. Һәрберсе китапханәгә киләчәктә дә уңышлар, китап фондының тулыландырылып торуын теләде һәм безгә ешрак килергә сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: