«Рәсемнәр, китаплар, балалар» әдәби-иҗади микс (6+)

16 майда Үзәк балалар модель китапханәсе «Рәсемнәр, китаплар, балалар» дигән әдәби-иҗади микс үткәрде.
Чара Халыкара музейлар көненә «Музейлар төне» акциясе кысаларында Г.М.Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясында узды. 

1000062894
IMG-20250516-WA0012
IMG-20250516-WA0016
IMG-20250516-WA0026
IMG-20250516-WA0047
Кунаклар «Рәсемнәр, китаплар, балалар» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда бар яшьтәге укучылар игътибврын җәлеп итәрлек, сәнгатькә багышланган матур һәм мавыктыргыч китаплар тәкъдим ителде. «Шедевры живописи» тулыландырылган чынбарлык белән энциклопедия аерым бер кызыксыну уятты. Бу китапта күләмле сурәт һәм музыка тавышлары белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирүче 4D-технологияләр кулланылган.
Теләге булганнар «Барысы да сәнгать буенча…» әдәби викторинасында катнашты, анда үз белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Шулай ук балалар, үз рәсемнәрен ясап, фантазияләрен эшкә җигә алды, бу исә чарага иҗади рух һәм ямь өстәде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: