«Җиңү турында китаплар укыйбыз» уку марафоны (6+)

Яшь укучылар илебезнең героик үткәне рухына кереп чумды! Бөек Җиңү истәлегенә багышланган уку марафоны катнашучыларны Бөек Ватан сугышы тарихын ачып салучы китап битләре аша мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. 
Балалар фронтовик-язучыларның гаҗәеп әсәрләре белән танышты, сугыш чоры атмосферасы белән сугарылды һәм үз халык геройларының рухын тойды! Тәкъдим ителгән әсәрләрдән алар үзләре өчен А. Митяев һәм С. Алексеев хикәяләрен, Ф.Семяновскийның «Повесть о фронтовом детстве», Г.Черкашинның «Кукла», Е.Воробьевның «Незабудка», В.Кокосовның «Животные на войне», В.Великановның «Пират, ищи!»  хикәяләрен сайлап алды.

17ф книги
17ф. читаем о Победе
17ф.Книги о войне
17ф.читаем
Балалар бик теләп көчле хис-тойгылар һәм кичерешләр тудыручы китаплардан иң тетрәндергеч өзекләрне кычкырып укыды. Шуннан соң алар үз хисләре, уйлары һәм укыганнары турында фикерләре белән уртаклашты, яшьтәшләренең фикерләрен тыңлады.
Барлык катнашучылар да сугыш турында китаплар уку тынычлыкның кадерен белергә, өлкәннәргә карата хөрмәт хисе булдырырга, үз Туган илең белән горурлана һәм аны кайгырта белүне үстерергә ярдәм итә дигән нәтиҗә ясады.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: