«Гаилә бәхете ромашкасы» акциясе (6+)

Китапханә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә ялын һәм гаилә белән укуны оештыру буенча актив эш алып бара. 15 майда Халыкара гаилә көнендә 15 нче санлы китапханә «Гаилә бәхете ромашкасы» дигән урам акциясе уздырды, анда китапханәчеләр үтеп баручыларны әлеге бәйрәм белән котлады һәм аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

1747315038276
1747315038290
1747315038340
1747315038354
1747315038373
1747315038392
Алып баручылар өлкәннәрне һәм балаларны китапханәгә язылырга чакырды, аларга киңәшләр, гаилә һәм балалар турында шигырьләр белән ромашка формасындагы мәгълүмат буклетлары тапшырды. Укучылар гаилә викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирде һәм танып белү бәйгеләрендә катнашты. Шулай ук чара барышында катнашучылар үзләренең якыннары һәм туганнары белән ромашка чәчәкләреннән ясалган рамкада фотога төшә алды.               

Мондый акцияләр китапханәгә гаиләләрне җәлеп итүдә һәм гаилә белән уку традицияләрен торгызуда ярдәм итә.       

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: