«Гаилә – бәхет бишеге» танып белү марафоны (6+)

15 майда, Халыкара гаилә көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында «Гаилә – бәхет бишеге» дигән танып белү марафоны үткәрде. Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, руслар һәм татарларда халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Укучылар гаилә йолалары, кыйммәтләре турында белде, борынгы халык уеннарын һәм күңел ачуларын искә төшерде. Шулай ук бәйге һәм уеннарда актив катнаштылар: мәкальләрне искә төшерделәр, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында табышмаклар чиштеләр, гаилә викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Балалар үз вазифалары һәм гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләде. Һәр бала тормышында гаиләсенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында уйланды. Чара азагында «Һәрвакыт булсын кояш» җырын җырладылар.

IMG_20250515_150910
IMG-20250515-WA0024
IMG-20250515-WA0026

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: