«Сугыш мирасы» интеллектуаль уены (12+)

7 һәм 14 майда Бөек Җиңү көненә 16 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Сугыш мирасы» дигән интеллектуаль уен уздырды. Ул Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне арттыруга, шулай ук илебез тарихына карата хөрмәт хисе булдыруга юнәлдерелде. Катнашучылар командаларга бүленде, капитаннарны һәм исем сайлады. Уен өч раундта узды. Беренче раундта катнашучыларга тәкъдим ителгән раслауларның кайсы дөреслеккә туры килүе, ә кайсылары уйлап чыгарылган булуын ачыкларга кирәк булды. Икенче раундта балаларга Бөек Ватан сугышы чорының танылган фотосурәтләре күрсәтелде, аларның кайбер өлешләре яшерелгән иде. Һәр командага тәкъдим ителгән фотода нәрсә яшерелгәнен аңлау өчен бер минут бирелде. Өченче раунд видео-табышмаклардан торды. Һәр видеода Бөек Ватан сугышы елларындагы әйберләр тәкъдим ителде, һәм командалар аның нәрсә өчен кулланылганын ачыкларга тиеш булды. Чара азагында жюри уенга нәтиҗәләр ясады һәм җиңүче команданы билгеләде. 

20250507_083545
IMG-20250514-WA0003(1)
IMG-20250514-WA0009(1)
IMG-20250514-WA0022(1)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: