«Үткән елларның тере истәлеге» язучы Марс Яһүдин белән иҗади очрашу (6+)

«Сугыш уты көйдергән хатлар» шәһәр акциясендә катнашучылар шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеена килде, «Сугыш еллары кайтавазы» экспозициясе буйлап экскурсияне тыңлады һәм язучы, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре, Татарстан журналистлар берлеге, Халыкара Әдәби фонд әгъзасы Марс Яһудин белән иҗади очрашуда катнашты. 

41
IMG_20250507_144244_563
IMG_20250507_144524_174
IMG_20250507_145131_240
IMG_20250507_150123_906

Очрашуның кунагы катнашучыларны үзенең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, әтисе – хәрби журналист буларак Бөек Ватан сугышын үткән Нәфыйк Яһудин турында сөйләде. Чарада Марс Нәфыйк улы гаилә архиывндагы материалларны тәкъдим итте: фронт хатлары, фотосурәтләр, әтисенең көндәлекләре, «Тормыш бу…» китабы («Это жизнь…»). Китапның нигезендә әтисенең Бөек Ватан сугышы кырларында алып барган көндәлек язмалары ята. Аның фронтта кичергәннәре турында балалар көндәлекләрне укып белде. Автор үзенең «Тормыш бу» китабы турында җентекләбрәк сөйләде, «Голоса» китабыннан өзекләр укыды. 
Очрашу барышында Н. Ягудинның «Казаклар» әсәре буенча А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры куйган «Алтын алка» спектакле премьерасы буенча фикер алыштылар. Марс Нәфыйк улы әсәрнең тетрәндергеч тарихын сөйләде һәм чын документлар белән дәлилләде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: