«Герой-шәһәрләр» китапханә сәяхәте (12+)

13 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә илебезнең Бөек Ватан сугышы вакытында дошман каршында кодрәтле бастионнар булып баскан герой-шәһәрләре буйлап виртуаль хәрби-тарихи сәяхәт үтте. Яшьләр сугыш барышын үзгәрткән кайбер күренекле сугышлар һәм Брест кирмәне, Мәскәү һәм Сталинградны, Ленинградны, Туланы, Смоленск һ.б. шәһәрләрне саклаучылар турында белде. Чарада К. Симонов, О. Берггольц, Б. Окуджава, Ю. Друниналарның дулкынландыргыч шигырьләре яңгырады. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

 

Поделиться: