«Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз» хәтер кичәсе (12+)

12 майда 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында шәһәребезнең Бөек Ватан сугышы геройлары турында «Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз» дигән хәтер кичәсе узды.
Бөек Ватан сугышы – Туган илебез, безнең туганнарыбыз һәм якыннарыбызның тарихы. Ул  һәрберебез язмышында фәкать мөһим урын алып тора. Үлемгә каршы торган һәр солдатның батырлыгы беркайчан да сүнмәс. Ә безнең бурыч – бу турында һәрвакыт истә тоту. 

23ф. Вечер памяти «Помним. Славим. Гордимся»(12 ) (4)
23ф. Вечер памяти «Помним. Славим. Гордимся»(12 )

Хәтер кичәсендә без шәһәребездән ничә кешенең фронтка китүе, аларның ничәсе кире әйләнеп кайтуы, ничәсе сугышта һәлак булуы, бүгенге көндә Чаллыда ничә Бөек Ватан сугышы герое яшәве турында сөйләштек. Хәтер Китабыннан якташларыбыз турында өзекләрне укыдылар. 
Бөек Ватан сугышы Геройлары турында аерым сөйләделәр.
Чарада катнашучылар «ҮКС» МБУнең «Сугыш турында тере хәтер» интернет-проекты белән танышты.
Чара барышында Бөек Ватан сугышы турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: