«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» акциясе (6+)

6 майда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI Халыкара патриотлык акциясенә кушылды. Бу көнне башлангыч сыйныфлар өчен «Җиңүнең озын чакрымнары…» дигән хәтер сәгате үтте, ул катнашучыларны дошманга каршы фронт утында каләме белән дә, корал белән дә көрәшкән Татарстан язучылары: Н. Баян, Н. Дәүли, Г. Кутуй һ.б.лар белән таныштырды. Очрашу вакытында авыр сугыш заманы, безнең солдатларның батырлыгы, сугышларда катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләүче әсәрләр яңгырады: үз иреген яклап көрәшкә баскан халыкның солдат рухына дан җырлаучы М. Җәлил , Ф. Кәрим, Ш. Маннур, А. Алиш шигырьләре. Шулай ук «Кремльдән Рейхстагка кадәр» патриотлык сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар Бөек Ватан сугышының иң мөһим сугышлары турында мәгълүмат алды: Мәскәү янында сугыш, Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Прохоровка янында танк сугышы, Берлин өчен көрәш. Сугышның әлеге вакыйгалары турында әсәрләр кычкырып укылды: С. Алексеевның «Подвиг у Дубосекова», «Бронзой поднялся в небо», «Черный день», «Знаменитый дом», «Знамя Победы» хикәяләре. Шулай ук «Җиңү салюты» дигән иҗади остаханә әзерләнде һәм үткәрелде. Очрашу башында балалар Анатолий Митяевның «Шапка не велит» хикәясен тыңлады, аннан соң кул эшен ясауга кереште. Төсле кәгазьләр ярдәмендә балалар «оригами» техникасында сугыш чоры баш киеме – солдат пилоткасы һәм тынычлык күгәрчене ясады. Балалар сәләт һәм осталыкларын күрсәтте, алар бик күркәм кул эшләнмәләре ясады!

20250505_115825
20250505_121145
IMG-20250429-WA0012
IMG-20250429-WA0023

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: