«Җиңү мае» хәтер көне (6+)

6 майда Үзәк балалар модель китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү мае» дигән хәтер көне узды.
«Зур сугышта кечкенә геройлар» телдән журналында балалар Бөек Ватан сугышы елларында хайваннарның чын-чынлап фронтта ярдәмчеләргә әйләнүе турында гаҗәеп тарихлар белән танышты. Яшь укучылар уртак дошманны җиңү өчен иңгә иң көрәшкән дүрт аяклы дусларның кыюлыгы турында хикәяләрне ишетте. 

«Сугыш булды, Җиңү булды!» патриотлык сәгате Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз күрсәткән геройлык, батырлык һәм кыюлыкка багышланды. Китапханәче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә сугышның яшь геройлары турында сөйләде, аларның гамәлләре ныклык һәм батырлык символына әйләнә һәм илебез тарихында онытылмас эз калдыра. Чарада балалар Константин Паустовский әкияте буенча төшерелгән «Похождение жука-носорога» мультфильмын карады.

123
IMG20250429104509
IMG20250506104326
TDEkyh5pjiM
u5FkRroN7Bs
IMG-20250505-WA0021

Китапханә Ватанны саклап көрәшкәндә һәлак булган сугышчылар турында хәтерне саклау максатында узучы «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 
Балаларга «Җиңү символы» мастер-классы бик ошады, алар үз уникаль бизәлешле Җиңү күкрәк тамгасы ясады. Чара Сибур «Минем шәһәрем» үзәге белән берлектә үткәрелде.
Җиңүнең 80 еллыгы елында «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясе кысаларында китапханәче «Китапларда –  сугыш турында хәтер» дигән патриотлык сәгате уздырды. Акциянең нигезендә — балаларга Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, совет кешеләренең фронтта һәм тылда героик батырлыгы турында иң яхшы әсәрләрне кычкырып уку. Виктор Драгунскийның «Денискины рассказы» циклыннан «Арбузный переулок» хикәясен укыганнан соң, сугыш чоры авырлыкларын кичергән гади кешеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләүче әсәрләр буенча фикер алышу үтте. 

Мондый чаралар ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында хәтерне сакларга һәм яшьләр арасында илебез өчен горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итә. 

#ЧитаемДетямоВОВ2025
#Победа80
#Георгиевскаяленточка

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: