«Кулга кул тотыныйк, дуслар…» шигъри сәгате (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Чаллының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесендә яшәүчеләр өчен танылган шагыйрь, автор-башкаручы һәм фронтовик Булат Шалвович Окуджаваның тормышына һәм иҗатына багышланган «Кулга кул тотыныйк, дуслар…» дигән шигъри сәгать уздырды. Чарага килүчеләр шагыйрь һәм аның гаиләсенең егерменче гасырның гади булмаган тарихы белән тыгыз бәйләнгән тормышыннан төп вакыйгалар турында ишетте, аның шигъри дөньясына кереп чумды. Чарада Окуджава авторлыгында танылган «Давайте восклицать!», «Виноградная косточка» һәм, әлбәттә, «Песня десятого батальона» җырлары яңгырады.

4a215ba5-c3c8-4809-9898-6d63f2f2f7c1
3f15497a-0709-4c98-afe7-57ac24e7e677
8f6fffa1-fcc3-4ab3-9122-f5b927b99abb
aa704fd9-e5ef-45ba-9942-2d2667a00939

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: