«Батырлык нәрсәдән башлана?» әңгәмә-уйлану (12+)

6 майда, Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда, 11 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балаларны «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясендә катнашырга чакырды. Акцияне «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе оештырды. Бу көнне Россиянең төрле почмакларында һәм аннан читтә Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр уку сәгате узды. Китапханәбез укучылары «Батырлык нәрсәдән башлана?» дигән ңгәмә-уйлануда катнашты (Лев Абрамович Кассильнең 120 еллыгына) һәм Л. Кассильның «Рассказ об отсутствующем» хикәясен тыңлады.  

kl.ujhlk
20250505_124149
20250505_131411

Акцияне китапханәче тантаналы рәвештә ачып җибәрде һәм Җиңү көне бәйрәме тарихы, Бөек Ватан сугышының илебез өчен иң авыр сынауларның берсе булуы турында сөйләде. Мультимедиалы презентация балаларга сугыш еллары турында мәгълүмат алырга ярдәм итте.  Аннан соң хикәяне язу тарихы турында фактлар, автор турында белешмә яңгырады. Укучылар Л. Кассильның хикәясен бик игътибар һәм дулкынлану белән тыңлады, соңыннан укыганнар буенча фикер алышуда актив катнашты. Алга таба балаларга үзлектән уку өчен китап күргәзмәсендәге китаплар тәкъдим ителде. 
Чара азагында укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан, барлык һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алды. 
Сугыш һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең халкыбызның батырлыгы һәм геройлыгы белән яулануы турында без нигездә китаплардан беләбез. Без китапханәче укыган әлеге хикәянең яшь укучыларыбыз күңелендә онытылмас хис-кичерешләр калдырыр дип өметләнәбез. Сугыш, Ватанны азат итү өчен һәлак булганнар, бүгенге көндә дә исән ветераннар турында хәтер бар буыннар өчен изге булырга тиеш!

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: