«Рәсемнәрем белән бөек хәтерне саклыйм…» виртуаль вернисаж (18+)

Бөек Ватан сугышы! Окоплар һәм траншеялар, дошман уты астында һөҗүмнәр турында без кинофильмнардан карап һәм китаплардан укып беләбез. Әле тагын сугыш турында безгә рәсем сәнгате дә сөйли ала. 5 майда 13 нче санлы китапханә хезмәткәре сугыш турында язган рәссамнар турында сөйләде.

13 ф. 05.05.25 вов 3
13 ф. 05.05.25 вов 4
13 ф. 05.05.25 фото 1
13 ф. 05.05.25 фото 2

Очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән сугыш чорында рәссамнарның кулларына корал алып кына түгел, ә фронт басмаларында эшләүләре, листовкалар, плакатлар, фронт рәсемнәре ясаулары турында мәгълүматны тыңлады. Күренекле рәссамнар А. А. Пластов, К. Ф. Юоон, С. В. Герасимов, Ю. М. Непринцевларның картиналары рәсем сәнгатенең алтын фондына керде. Үз гомерләрен Ватан өчен биргән совет сугышчыларының бөек батырлыгы сурәтләнгән А. Дейнекның «Оборона Севастополя», П. Кривоноговның «Защитники Брестской крепости» дигән эшләре барыбызга да таныш. Картиналар һәм рәссамнар турында чыгыш М. Дудин, О. Берггольц, Я. Смеляков, П. Шубин һ.б.ларның шигырьләре белән үрелеп барды.
Рәссамнарның Бөек Ватан сугышы елларында туган әсәрләрен карап, Бөек Җиңүнең нинди бәһагә яулануын күзалдына китерергә мөмкин. Алар аеруча шул елларның истәлеге буларак кыйммәткә ия. Бу хәтер халкыбызда мәңге яшәячәк һәм буыннан-буынга тапшырылып киләчәк. 

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: