«Тукай безнең йөрәкләрдә» әдәби бәйрәме (12+)

Тукайның бөеклеге аның иҗатының чын-чынлап халыкныкы булуында, сәнгати көчендә. Бөек шагыйрьнең таланты күпгасырлык татар шигъриятен яшәртеп җибәргән кебек була – аңа яшьләрчә фикер йөртү һәм саф хисләр, яңа гасыр сулышын өрә. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган чара уздырды. 

тукай
фото
фото1

Балалар шагыйрьнең биографиясеннән күп кенә кызыклы мәгълүматларны белде, татар халкының бөек улы турында замандашларының истәлекләрен тыңлады. Китапханәче язучының рус классикасын яхшы белүе, рус әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итүгә күп көч куюы турында сөйләде. Үзенең тәрҗемәләрендә ул М. Ю. Лермонтовның давыллы шигырьләрен, А. Н. Майков, И. С. Никитинның шигъриятен, Л. Н. Толстойның бөек әсәрләрен укучыларга җиткерә. Сәнгати идеал аның өчен А. С. Пушкин була. Балалар Г.Тукай турында презентация карады, аның шигырьләрен укыды, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 

Бәйрәмне уздырганда «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты//Габдулла Тукай жизнь и творчество» китабыннан материаллар кулланылды, анда күпсанлы чыганаклар нигезендә Г.Тукайның замандашлары белән үзара мөнәсәбәтләре, Казанның вакытлы матбугат басмаларында эшләве турында мәгълүмат бирелгән. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: