«Хәтерлибез һәм горурланабыз!» китапханә киче (6+)

26 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсе ел саен узучы Китапханә төне-2025 Бөтенроссия акциясе кысаларында Китапханә киче үткәрелде. 2025 елда акциянең темасы — елның төп темалары Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле рәвештә «Үз геройларыбыз» дип аталды.
Китапханә киче илебез геройларына – Ватанны саклап көрәшкән батыр солдатларга багышланды. Бөек Ватан сугышында совет солдатларының уңышка ирешүенә китергән мөһим нәрсәләр: техника, хайваннар, тыл ярдәме, сәнгатьнең әһәмияте һәм, әлбәттә инде, батыр һәм нык рухлы кешеләр турында сүз барды. 
«Тылсымлы ил» үсеш үзәге артистлары матур һәм онытылмас итеп чыгыш ясады, алар Бөек Ватан сугышы темасына җыр-биюләрдән торган музыкаль программа әзерләгән иде.
Чара кунакларын «Җиде диңгез» камера курчак театрының «Күңелле шамакай» интерактив спектакле куандырды. Тамашачылар барысын да яхшылыкка өндәүче, уңай хисләр һәм матур кичерешләр тудыручы онытылмас театральләштерелгән шоуны карый алды.  

библ
1745687147778
1745687147804
1745687147826
1745687147842
1745687147862
1745687147883
1745687147899
IMG-20250426-WA0031
IMG-20250426-WA0045

Кичә дәвамында тематик мәйданчыклар эшләде.
«Җиңү җырлары» караоке-залында кунаклар сугыш җырлары, «Катюша», «Три танкиста» һ.б.ларны җырлады, Җиңүнең музыкаль тарихына кереп чумды һәм буыннар бердәмлеген тойды. 
«Разведчиклар мәктәбе» уены бик күңелле үтте һәм белемнәргә бай булды. Балалар, чын разведчикларның кем булуларын белеп, тылсым һәм маҗаралар дөньясына кереп чумды. Уенда катнашучылар зур булмаган төркемнәргә бүленде, аларга фантазияләрен эшкә җигәргә һәм үзләренә үзенчәлекле код исем уйлап табарга кирәк булды. Балаларга тәҗрибәле разведчиклар куллана торган әйберләрне: картадан алып компаска, сигнал сыбызгысы һәм ышанычлы фонарьга кадәр җыяргы кушылды. 
Бу кичне китапханәдә «Үз солдатыңа хат» кыр почтасы эшләде, анда балалар хәзерге заман Ватанны саклаучыларга хат язды, рәхмәт сүзе, теләктәшлек һәм хөрмәтен белдерде. Бу хатларда балаларның ихлас хисләре чагылыш тапты.
«Мин сугыш турында укыйм» әдәби күзәтүе геройлар белән бергә җиңү шатлыкларын һәм югалту ачысын кичерергә, иптәшлек рухын һәм үлем куркынычы алдында иңгә-иң басып торучы солдатларның батырлыгын тоярга мөмкинлек бүләк итте. Әлеге әсәрләр, хәтер һәм рәхмәт җепләре белән үткәнне һәм хәзергене бәйләп, буыннар арасында күпер булдыра. 
Компьютер классында «Ватанны саклаучыларга рәхмәт йөзеннән» видео-экскурсы узды, анда теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Чаллыда куелган һәйкәлләр һәм мемориаль комплекслар белән таныша алды. 
Кичә дәвамында «Советлар Союзы геройлары – безнең якташлар» китап-музей экспозициясе эшләде, анда Бөек Ватан сугышы заманнарыннан казылма экспонатлар һәм якташ геройларга багышланган киталар тәкъдим ителде. 

Мондый чаралар ата-бабаларның истәлеген сакларга һәм яшьләр арасында илебез өчен горурлык һәм хәрмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итә. 

#библионочь2025 #80словпобеды

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: