«Китапханә төне-2025» акциясе: шәһәр үзәк китапханәсе Җиңүнең юбилеен бәйрәм чаралары белән билгеләп үтте

Ел саен үткәрелүче «Китапханә төне-2025» Бөтенроссия акциясе Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган онытылмас чаралар программасы белән узды.
Акцияне ачу тантанасы патриотлык һәм илебез өчен горурлык рухында, шәһәрнең балалар сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп үтте.
Килүчеләр арасында аеруча балалар һәм яшүсмерләргә игътибар бирелде. Балалар өчен хезмәткәрләр, яшь укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, даталары һәм тарихи яктан әһәмиятле моментлары турында белемнәрен тикшереп карау максатында, «Сугыш эзләреннән» дигән мавыктыргыч уен-викторина әзерләгән иде. Сугыш чоры шигырьләре һәм җырлары яңгырады, документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр күрсәтелде, уен үзе, тамашачыларны шул кырыс чор рухына чумдырып, онытылмас һәм бай эчтәлекле булып үтте. 

photo_5217585847128419697_y
photo_5217585847128419698_y
photo_5217585847128419699_y
photo_5217585847128419700_y
photo_5217585847128419719_y
photo_5217585847128419724_y
photo_5217585847128419725_y
photo_5217585847128419729_y
photo_5217585847128419730_y

«Беләбез. Хәтерлибез. Горурланабыз» интеллектуаль уенында катнашучылар, Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары турында сорауларга җавапбиреп, биш мавыктыргыч этапны узды. Кунаклар белем байлыкларын һәм аналитик фикер йөртә белүләрен күрсәтүгә иреште.
Шулай ук балалар «Илебез сакчылары булырбыз» дигән хәрби-патриотик уенда актив катнашты, ул үз эченә физик әзерлекне («Төз атучы»), игътибарлылыкны («Уенчыкны коткару») һәм командада эшләүне тикшерүче («Миналар кыры») бәйгеләрне алды. Яшь катнашучылар, коллективлык һәм иптәшлек хисләрен үстереп, бер-берсе белән ярышты. Өлкәннәр аудиториясе биш турдан торучы тарихны белүгә, логика һәм җитезлеккә «Геройлар эзеннән» мавыктыргыч квизында катнашты. 
Театраль тамашалар Китапханә төнен тагын да тулыландырды. «Җәнлекләр ничек итеп Ватанны саклады» курчак театры спектакле балаларга үз йортыңны һәм ватаныңны хәтта кечкенә җан ияләренең дә саклавының әһәмиятен күрсәтте. Тагын бер кызыклы тамашаларның берсе – «Беләсеңме, мин феникс та булмас идем…» шигъри-музыкаль моноспектаклендә тамашачылары шигырь язучы автор күңеленең дистә еллар аша – оялчан мәктәп укучысыннан алып яшь хыялый кызга һәм, ниһаять, тәҗрибәле сүз остасына кадәр мавыктыргыч сәяхәтен күрде. Бу хисле бәян итү Павел Кордюковның шигърият һәм музыка призмасы аша шәхеснең эчке үзгәреше турында сөйләүче «По канату» китабына нигезләнгән.
«Солдатка хат» мастер-классында катнашучылар өчпочмаклы фронт хатлары әзерләү техникасын үзләштерде, аларны бизәде һәм махсус хәрби операциядәге сугышчыларга хат язды, бу хатларны волонтерлар адресатларына тапшырачак. Иҗади остаханәләр балаларга Җиңү символларын – кәгазьдән кызыл канәфер чәчәкләрен һәм ак тынычлык күгәрченнәрен үз куллары белән ясауда осталыкларын күрсәтә алды. 
Чарага килүчеләр «Блокадалы Ленинград авазы» дигән әдәби-шигъри композиция аша Ольга Берггольц шигърияте белән танышты. Автор башкаруындагы әсәрләр үзгә бер кәеф тудырды һәм авыр блокада көннәрен кичергән язучының кичерешләре тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирде.  
Вечер воспоминаний «Минем гаиләм горурлыгы» дигән хатирәләр кичәсе Чаллы язучылары Рушания Гыйләҗева, Айрат Шәйхетдинов, Роза Хәмидуллина, Марс Яһудиннар катнашында узды, алар гаилә тарихлары һәм Бөек Ватан сугышы елларының архив материаллары белән уртаклашып, җылы атмосфера һәм ата-бабаларның батырлыклары белән горурлану хисе тудырды. Кичә кунаклары архив материаллары – гаиләләрендә кадерләп сакланучы фронттан хатлар, сугыш чоры фотосурәтләре, шәхси көндәлекләр һәм тарихи истәлекле әйберләрне тәкъдим итте. 
«Хәтер өчпочмагы: ата-бабаларның фронт хатлары» дигән хатирәләр кичәсе үз гаиләләре тарихын сөйләргә, кадерләп саклаунчы фронт хатларын һәм сугыш еллары фотоларын күрсәтергә теләк белдергән катнашучыларны җыйды. 
«Сугыш еллары кайтавазы» күргәзмәсе эзләнүчеләрнең 1942-1944 елларда Мясной Бор авылы янында Икенче Удар армиясенең сугыш хәрәкәтләре районында тапкан уникаль артефактларын тәкъдим итте. Экспонатлар — солдатларның шәхси әйберләре, корал, сугыш кирәк-яраклары һәм медальләр — канкойгыч сугышларның дәһшәтен һәм хәбәрсез югалган меңләгән сугышчыларның ачы язмышын күрсәтте. Эзләнү оешмаларының эше турында сөйләгәннәр экспозицияне һәлак булган сугышчыларның калдыкларын эзләү һәм ачыклау турында мәгълүмат белән тулыландырды. 1945 елның 10 маенда басылып чыккан «Правда» газетасының оригиналы катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Китапханә төнендә шәһәрнең тарих һәм туган якны өйрәнү музее фондыннан «Җиңү плакатлары» дигән планшет күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозиция совет халкының геройлыгын, дошманны җиңүгә чакыручы һәм Ватанга тугрылыгын чагылдыручы сугыш елларының уникаль плакатларын үз эченә алды.  
Өстәл уеннарын яратучыларны бәйрәм – «Уйна һәм җиң!» дигән чара көтте, анда һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды: шахмат уеннары, катлаулы пазллар һәм популяр лотерея уеннары уйный алды.
«Солдатлар җырлаганда» дигән винил пати бар яшьтәге музыка сөючеләрне үзенә җәлеп итте. Кунаклар танылган һәм яраткан сугыш еллры җырларын тыңлап ләззәтләнде.  
Шәһәр үзәк китапханәсендә узган «Китапханә төне-2025» акциясе, сәнгать, тарих һәм әдәбиятны берләштереп, илебезнең үткәненә хөрмәт һәм россиялеләрнең киләчәк буыннарында гореф-гадәтләрнең дәвам итүен күрсәтеп,  һәр кунакта онытылмас хис-кичерешләр калдырды.

#библионочь2025 #80словпобеды

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: