«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» патриотлык сәгате (12+)

26 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына 15 нче санлы китапханә укучылар өчен «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән патриотлык сәгате уздырды.

ипртопм
1745590460987
1745662641423
1745663292964

Чарага килүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасының тормышы белән танышты. Казанда төзелгән очкычларның 1941 елның җәендә Берлинга беренчеләрдән булып һөҗүм ясавы, сугыш чорындагы һәр алтынчы хәрби очкычның Татарстанда «күккә юллама» алуы турында белде. Чарада катнашучылар кызыксыну белән Чаллы шәһәренең Советлар Союзы геройлары турында сөйләгәнне тыңлады. 

Чаллы шәһәрендә геройлар истәлеген мәңгеләштерү өчен куелган Мемориаль комплекска аерым игътибар бирелде. Укучылар комплекс төзелү тарихы, аның авторлары һәм символларының мәгънәсе турында чыгышны тыңлады. 
Чарага «Минем илем язмышында сугыш» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Мондый чаралар бик әһәмиятле һәм кирәкле. Алар ярдәмендә без әхлак нигезләре салабыз, патриотлык хисләре тәрбиялибез, туган як тарихына карата кызыксыну булдырабыз. Һәм күп еллар узса да без тынычлыкның нинди бәягә яулап алынуын истә тотарга һәм аны саклау өчен барысын да эшләргә тиешбез. 

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: