20 май – Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне

Һәр елны майның өченче якшәмбесендә СПИД белән авырып вафат булганнарны искә алалар. Бу шулай ук дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ-инфекция йөртүчеләр проблемаларына, гомумән, дөньяда әлеге авыруның тарала баруына җәлеп итү өчен дә эшләнә.

Беренче тапкыр Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне 1983 елда Американың Сан-Франциско шәһәрендә билгеләп үтелә. Берничә елдан соң әлеге авыруга каршы хәрәкәт символы барлыкка килә. Бу – киемгә кадап куелган кызыл лента, шулай ук фани дөньядан киткән күпләгән кешеләр истәлегенә тукыма кисәкләреннән тегелгән квилтлар – төрле төстәге тукымалар. Әлеге атрибутларны 1991 елда рәссам Фрэнк Мур уйлап тапкан. Хәзерге вакытта да Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көнендә әлеге акциянең активистлары һәм битараф булмаган кешеләр киемнәренә кызыл ленталар беркетә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе статистикасы буенча, планетада иммуннодефицит вирусы  (ВИЧ) белән зарарланган 42 миллионнан артык кеше яши, һәм көн саен бу сан 14-15 меңгә арта бара. Аларның күбесе — 30 яше дә тулмаган яшь кешеләр. Соңгы 25 ел эчендә СПИДтан якынча 25 миллион кеше үлгән. СПИД белән авыручыларның якынча 2/3е Африкада яши. Кайбер галимнәр фикеренчә, «кара континент»та һәр өченче олы кеше ВИЧ белән зарарлана; халкының 90 проценттан артыгы әлеге вирус белән зарарланган илләр бар. Табиблар әйтүенчә, СПИД нәкъ менә Африкада беренче тапкыр барлыкка килгән. Кешеләр аның белән яшел маймыллардан зарарланган дип санала. СПИД турында беренче тапкыр 1980 нче елларда телгә алына, һәм озакламый бу авыруны «XX гасыр чумасы» дип атый башлыйлар.

Бүген майның өченче якшәмбесендә бөтен дөнья кешеләре СПИДтан вафат булган туганнарын, якыннарын, танышларын искә ала. ВИЧ таралуына каршы хәрәкәт активистлары әлеге авыру белән зарарлану куркынычы турында кисәтү һәм аннан сакланырга өйрәтүгә юнәлдерелгән лекцияләр һәм башка агарту чаралары уздыра. Шулай ук бөтен дөнья буенча искә алу һәм хәйрия акцияләре дә үткәрелә.

Әлеге акцияләрнең максаты – СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу, бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән зарарланганнарга һәм СПИД белән авыручыларга, шулай ук эпидемия нәтиҗәсендә якыннарын югалтучыларга теләктәшлек белдерү. Әлегә кадәр авыруны кисәтү чаралары да, аны радикаль дәвалау чаралары да юк. Сәламәтлекне саклау һәм ВИЧ белән зарарланмау чараларын барыбыз да белә, әмма үзеңнең һәм партнерыңның сәламәтлеген саклауның беренче һәм иң мөһим чарасы – интим мөнәсәбәтләрдә тугрылык һәм куркынычсыз секс икәнен тагын бер кат искә төшерү зыян итми. Икенчедән, наркотикларга бәйлелек – бу үлемгә китерүче инфекцияне тарату өчен уңдырышлы туфрак.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3090/.