«Һәркемгә кадерле шагыйрь» әдәби сәгате (12+)

17 нче санлы китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мирасын популярлаштыру һәм аудиторияне татар әдәбиятын өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Һәркемгә кадерле шагыйрь» дигән әдәби сәгать узды.

17ф. Тукай школьники
17ф. Тукай школьн.
17ф. Тукай школьники.
Китапханәче яшүсмерләрне Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте турында сөйләде. 
Очрашу вакытында балалар «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләреннән өзекләрне тыңлады, үзләре дә татар һәм рус телләрендә яраткан шигырьләрен укыды, шулай ук шагыйрь тормышы турында викторина сорауларына җавап бирде. 
Чара татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын тыңлау белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: