«Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау» «Россиядә эш» кадрлар үзәге белгече белән очрашу (12+)

24 апрелЬдә 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау» исеме астында «Россиядә эш» кадрлар үзәге белгече белән очрашу оештырды һәм үткәрде. Очрашуга карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне булдыру һәм үстерү буенча бүлекнең профессиональ киңәшчесе Г.А.Сяфукова чакырылды. 
Гөлнара Әхмәтгалим кызы балаларга бүгенге көндә шәһәребездә кирәкле һөнәрләр һәм җәйге каникуллар чорында вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге турында сөйләде.  

1745479012985
1745479013003
1745479585444
Китапханәче «Син кем буласың» интерактив уены ярдәмендә булачак һөнәрне сайлауда, үз сәләтләрен, эчке ышанулар һәм чынбарлыктагы мөмкинлекләрне исәпкә алып, уйларга һәм ачыклык кертергә ярдәм итте. «Килеп чыккан хәл» уенында очрашуда катнашучыларга үзләрен «Эш бирүче» һәм «эшче» ролендә сынап карарга тәкъдим ителде. Аудитория «эшче» эшкә урнашканда килеп чыккан хаталарны тапты. 
Чара балалар өчен «Матур әдәбиятта һөнәрләр» викторинасы уздыру  белән тәмамланды. Чара азагында яшьләр: дөньяда һөнәрләр бик күп, аларның һәрберсе кирәкле һәм әһәмиятле, әмма үз күңелеңә хуш килгәнен сайларга кирәк, дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: