«Калфак – милләт көзгесе» мастер-классы (12+)

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Калфак – милләт көзгесе» темасына мастер-класс үткәрелде, аның максаты – татар хатын-кызлары милли баш киеме – калфак ясау иде. Чарага этноактивист, фольклорчы, «Милли хәситә» халык сәнгате осталары иҗади берләшмәсе әгъзасы, алтын җепләр белән тегүче оста Эльмира Хәмитова чакырылды. Чара башында Эльмира Рафаэль кызы катнашучылар игътибарына үзенең шәхси эшләре тупланмасын тәкъдим итте. Ул әлеге милли баш киеменең нинди төрләре булуы һәм аларны ничек итеп энҗе бөртекләре, алтын җепләр белән тегү һәм сәйләннәр ярдәмендә бизәүләре турында сөйләде. Аннан соң калфак ясау техникасын өйрәтте. Кунаклар үзләре дә, кайчылар, акбур һәм линейка кулланып, эшләнмәне кисте һәм аңа энәләр, җепләр һәм сәйләннәр ярдәмендә ошаган бизәкләрен һәм орнаментларын төшерде. Катнашучыларның тырышлыгы белән матур, бизәкле хатын-кыз баш киемнәре барлыкка килде. Чара азагында китапханәче аларны кул эшләре буенча китаплар һәм журналлар белән таныштырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: