«Кулда – каләм, йөрәктә сөю белән» әдәби дәресе (12+)

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен күренекле язучы-прозаик, журналист һәм сценарияче Юрий Маркович Нагибинның тууына 105 ел тулуга багышланган «Кулда – каләм, йөрәктә сөю белән» дигән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар  әсәрләре белән сугыш һәм кеше язмышлары темасын күтәргән фронтовик язучының тормышы һәм иҗади биографиясе белән танышты. Аның турында танылган язучы гына түгел, ә зур эрудит, кино, рәсем сәнгате, музыка белгече, мемуарчы, тәрҗемәче, киносценарияче буларак та мәгълүмат алдылар. Дәрес барышында язучының «Поздняя встреча»,  «Гардемарины» әсәрләре буенча төшерелгән һәм Россия кинематографы классикасына әйләнгән фильмнардан өзекләр  күрсәтелде. Наталья Будина башкаруында Юрий Нагибин киносценарийлары буенча төшерелгән җырлар чараны тагын да ямьләндерде. 

07b272c5-1397-426e-971a-fa1769ee52c8 (1)
7d8bc34f-0824-4e82-8f1b-7bf16392fc16
25ee120f-fc14-47cf-aeb1-fef360013be2

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: