«Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы» китап күргәзмәсе (6+)

18 апрельдә 3 нче санлы китапханә балалар бакчасында «Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Быел күренекле татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, публицист Габдулла Тукайның тууына 139 ел тула. 

тукай
3ф. Книжная выставка Сказочный мир габдуллы Тукая
3ф. Книжная выставка Сказочный мир габдуллы Тукая (3)
3ф. Книжная выставка Сказочный мир габдуллы Тукая (4)

Аның иҗади мирасы күпкырлы, әмма иҗатында әкиятләр аерым бер урын алып тора. Тукай әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы тарихлар бик күп: күлләрдә су аналары яши, кара урманда Шүрәле хакимлек итә. Габдулла Тукайүз ватандашлары мәгърифәтенә өлеш кертә. Ул күпсанлы рус һәм чит ил классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән автор. Әлеге вакыйга кысаларында балалар бакчасында шигырьләр бәйгесе оештырылды. Бәйгедә төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Балалар, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәтен белдереп, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде. Бәйгенең барлык катнашучыларына грамоталар тапшырылды. Алга таба яшь китап суючеләр күңелле бәйгеләрдә катнашты, Шүрәле белән бергә уйнады. Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: