«Сәламәтлек экологиясе» әңгәмә (12+)

17 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен «Сәламәтлек экологиясе» дигән әңгәмә узды. «Эко календарь» программасы кысаларында үткәрелде.
Китапханәче чарада катнашучылар белән бергә сәламәт туклану, яхшы һәм зарарлы гадәтләр турында актив әңгәмә уздырды; сәламәт тормыш рәвешенең асылы, аный кыйммәтләре, һәр кеше тормышында роле турында сөйләде. Балалар ни өчен гигиена таләпләрен үтәүнең, физкультура белән шөгыльләнүнең һәм чыныгуның шулкадәр мөһим булуы турында белде.

5678
23ф. Беседа «Экология здоровья» (12 )……
23ф. Беседа «Экология здоровья» (12 )….
23ф. Беседа «Экология здоровья» (12 )..
23ф. Беседа «Экология здоровья» (12 )

Әңгәмә кара-каршы сөйләшү рәвешендә үтте һәм «Дөрес йокы гадәте ничек сәламәтлеккә йогынты ясый, «Дөрес туклану», «Яхшы һәм начар гадәтләр турында», «Табигатьнең кеше сәламәтлегенә тәэсире» дигән видеороликларны карау белән тулыландырылды.
Чара азагында һәр катнашучы сәламәтлек өчен зыянлы азык өстәмәләре кодлары һәм аңлатмалары белән  «Зарарлы Е-лар» дигән кәгазьләр алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: