«Үз Ватаны өчен гомерен биреп..» (Абдулла Алиш) шигърият сәгате (12+)

16 һәм 17 апрельдә 10 нчы санлы китапханә татар совет шагыйре, язучы, балалар өчен хикәяләр, шигырьләр, драма әсәрләре җыентыклары авторы Абдулла Алишка багышланган чара уздырды. 

алиш
10ф. Час поэзии «И жизнь отдав за Родину свою…». КВ
10ф. Час поэзии «И жизнь отдав за Родину свою…». Участники мероприятия
10ф. Час поэзии «И жизнь отдав за Родину свою…».. Участники мероприятия – получатели социальных услуг КЦСОН «Доверие»
10ф. Час поэзии «И жизнь отдав за Родину свою…».
10ф. Час поэзии «И жизнь отдав за Родину свою…»

Китапханәче мәктәп укучыларын һәм «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларны әлеге талантлы кеше – шагыйрь һәм язучы А.Алишның тыныч заманнарда һәм сугыш вакытында иҗаты һәм гади булмаган язмышы белән таныштырды. 
Алишның әсирлектә язылган бары тик 15 шигыре генә укучыларга килеп җитә, һәм аларның һәрберсе – батырлык һәм сынмас ихтыяр көче символы. Китапханә кунаклары нәкъ менә шуларны ишетте. 
Чыгыш матур рәсемле танып белү электрон презентациясе белән үрелеп барды. Чарага зур булмаган китап күргәзмәсе әзерләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: