«Тукай эзләреннән» виртуаль экскурсия (18+)

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бөек татар халкы улы Г.Тукайның бай мирасын пропагандалау өчен 17 апрельдә 1 нче санлы китапханә «Тукай эзләреннән» дигән виртуаль экскурсия уздырды.
Китапханәче сөйләгәннәрдән тыңлаучылар Г.Тукай биографиясеннән күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде, бөек шагыйрь турында замандашларының истәлекләрен тыңлады. Аның Туган ил, туган тел темаларына кагылган шигырьләрен укыдылар, әкиятләр белән танышты. Шулай ук видеофильмнар күрсәтелде. Очрашу туган телгә гимн – «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. 

Поделиться: