«Тормыш стиле – сәламәт» танып белү-уен турниры (6+)

17 апрель көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормыш стиле – сәламәт» дигән танып белү-уен турниры узды. Бу чара балалар өчен сәламәтлекнең мөһимлеге һәм сәламәт тормыш рәвеше турында күбрәк белергә менә дигән мөмкинлек булды.

стиль жизни
IMG20250417120445
IMG20250417121818
IMG20250417122132
IMG20250417123345
IMG20250417123705

Турнир башында балалар белән әңгәмә үткәрелде, анда алар үзләре өчен «сәламәтлек»нең нәрсә вңлатуы һәм аларның сәламәт тормыш рәвеше концепциясен ничек аңлаулары турында үз фикерләре белән уртаклашты. Балалар үз гадәтләре һәм сәламәтлекләрен ничек кайгыртырга тырышулары турында актив рәвештә фикер алышты.
Балалар мультзалда үз сәламәтлегең турында кайгыртуның әһәмиятен аңларга ярдәм итүче «Сәламәт тормыш рәвешеннән башка яшәп булмый» исеме астында сәламәт тормыш рәвеше турында гыйбрәтле видеоролик һәм
витаминнарның файдасы турында «Витаминнар» 
мультфильмын карады.
Турнир барышында викторина узды, анда катнашучылар спорт, сәламәт гадәтләр һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруда үрнәк булырлык әкият геройлары турында сорауларга җавап бирде. Балалар энтузиазм белән катнашты һәм үз белемнәрен күрсәтте.  
Шулай ук балалар музыкаль зарядка ясады, ул исә дәрман һәм уңай кәеф өстәде. Турнир азагында «Боҗрага ату» уены узды, анда балалар, җитезлек һәм команда рухы күрсәтеп, бер-берсе белән ярышты. 
Чара нәтиҗәсендә балалар дәрман һәм яхшы кәеф кенә алып калмады, ә сәламәт тормыш рәвеше турында файдалы белемнәр дә туплады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: